Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

4 сыйныфларда БТЭ 100% укучы катнашында, ә калган сыйныфларда – сынап карау режимында уздырыла. 11 сыйныфта БТЭ БДИдан тиешле фәннәр сайлап алмаганнар арасында уздырыла.

Кичә 4 сыйныф укучылары рус теленнән БТЭнең беренче бүлеген (диктант) бирделәр, икенче бүлеге (тест) – 20 апрель көнне узачак, ә 25 апрельдә – математика, 27 апрельдә –әйләнә тирә дөнья фәннәреннән укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр.

Бишенче сыйныф укучылары да кичә рус теленнән тикшерү эше тапшырды, 20 апрель көнне аларны математика буенча, ә 27 апрель көнне биология буенча тикшерү көтелә.

“БТЭ нәтиҗәләре чирек билгесен куйганда исәпкә алыначак, ләкин йомгаклау билгесенә алар тәэсир итмәячәк. Бөтенроссия тикшерү эшләре берничә биремнән тора. Алар база һәм профель дәрәҗәгә бүленә, - ди Казанның №94 гемназиясе укыту эшләре буенча директор урынбасары Лариса Кузьменко. – БТЭ – ул шул ук контроль эше, атамасы гына каты яңгырый. Бу БДИ түгел. Элеге тикшерү эшләре беренче ел үткәрелми, шуңа да, укытучылар укучыларны ничек әзерләргә кирәклеген инде белә. БТЭ 4 сыйныф укучысы өчен 4 елда алган белеменә нәтиҗә ясый. Барлык биремнәр дә гомум белем бирү материалларына якын эшләнгән, шунлыктан, без бары тик берничә ел эчендә укучы нәрсәләргә өйрәнгәнен генә карый алабыз. Тикшерү эшләрен язганда укучылар уку дәверендә күрсәткән нәтиҗәләргә караганда үзләренең белемнәрен әйбәтерәк тә күрсәтә.”

Л.Кузьменко сүзләренчә, тикшерү эшләрен язганда күзәтүчеләр булып ата-аналар тора. Директор урынбасары, шулай ук БДИ биргәндә кебек металлрамкасы аша үтәргә, телефоннарны бирергә кирәкми. “Укучылар телефоннарын тапшырмаска да мөмкин, ләкин алар белән кулланырга ярамый. Бу хакта приказда да язылган”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International