КДАТУда “татар телендә техник белем бирүгә 25 ел” темасына Халыкара конференция узды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Конференция беренчеләрдән булып техник фәннәрне татар телендә укыта башлаучы КДАТУ тәҗрибәсен һәм шулай ук башка югары уку йортлары бу юнәлештә алып барган тәҗрибәләрен өйрәнүгә багышланды.

Татарстан премьер-министры урынбасары – Республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов конференциягә җыелганнарны сәламлап: “Татар телендә техник белем бирүгә 25 ел тулу – тарихый вакыйга”, - дип билгеләде. Аның сүзләренчә, бу өлкәдәге ирешелгән бөеклекләр – болар барысы да уку йортлары җитәкчеләренең тырышлыгы. “Бүгенге көнгә татар булган ректорлар күп, ләкин милли җанлылары әз”, - ди министр.

Президиум утырышына кадәр Татарстан премьер-министры урынбасары – Республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, галимнәр, югары уку йортлары укытучылары КДАТУ музеен карады, студентлар белән түгәрәк өстәл артында фикер алышты, күргәзмә карадылар.

Президиум утырышы барышында “Рус-татар политехник сүзлеге” тәкъдир ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International