“Татарстанның киләчәк көллияте”ндә ачык ишекләр көне узды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

100 дән артык өлкән сыйныф укучылары әти-әниләре белән "Татарстанның киләчәк көллияте"нең сыйныфларын һәм лабораторияләрен карады. Көллиятнең беренче курс волонтерлары кунакларга лаборатория җихазларын күрсәтте. Алар мәктәп балаларына электромантаж, пневмо-гидроавтоматика, мехатрон станцияләре стентларында, эретеп ябыштыру тренажерында тест биремнәрен үтәргә тәгъдим иттеләр. Көллият белгечләре балаларга лабораторияләрдә шөгельләнеп, студентлар кыска вакыт эчендә заманча җиһазларда практик күнекмәләр алулары турында сөйләде. Коллиятнең махсус проекты буенча белем алу ике система буенча уза: уку вакытының 40% теория, ә 60% - практика ала. Бүгенге көнгә “Татарстанның киләчәк көллияте” Әлмәт яшьләренә WorldSkills стандартлары буенча әзерләнү мәйданчыгы булып тора. Ел дәвамында биредә шәһәр мәктәпләре укучылары өчен бушлай факультатив дәресләр уза. Әлеге дәресләргә йөрүче балалар инде берничә тапкыр JuniorSkills стандартлары буенча уздырылган региональ чемпионатта бүләкле урыннар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International