Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан V Халыкара олимпиада ачылыш тантанасы узды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Кунакларны сәламләп Татарстан премьер-министры урынбасары – Республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә балаларга ана телен гаиләдә үк өйрәтү бик мөһим. Шулай ук чит илләрдә яшәүче татарлар өчен милли мәдәниятны саклап калырга кирәк. Олимпиада ачылу тантанасында 13 чит илләрдән һәм 25 Россия субъектларынан, шул исәптән Татарстаннан вәкилләр дә катнашты.

Халыкара олимпиада 21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында экскурсияләр, татар театрларына бару, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе, туган тел форумы, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International