Олимпиадада 13 чит илдән (Австрия, Төркия, Казахстан, Япония, Узбәкстан, Кыргызстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай, Литва, БГИ, Әзербайҗан) һәм 25 Россия субъектларыннан (Башкортостан Республикасы, Марый Республикасы, Мордовия Республикасы, Удмурт Республикасы, Чуваш Республикасы, Мәскәү шәһәре, Әстрәхан өлкәсе, Киров өлкәсе, Ивановск өлкәсе, Курганск өлкәсе, Түбән новгород өлкәсе, Омск өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Пенза өлкәсе, Пермь крае, Самара өлкәсе, Саратов өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Төмән өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Челәбе өлкәсе, Ставрополь крае, Кырым Республикасы, Ярославль өлкәсе, Ханты-Мансийск автоном округы), шул исәптән Татарстаннан вәкилләр дә катнаша.
19 апрель көнне укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча биремнәр үтәделәр. Шулай ук, Арча районындагы Габдулла Тукай әдәби-мемориал музей комплексына экскурсия оештырылды.
20 апрель көнне, исә, иҗади тур узачак. “Мин татарча сөйләшәм”, “Акыл фабрикасы” акцияләре узачак, Г.Камал ис. дәүләт академия театрының «Ак калфагым төшердем кулдан…» спектаклен карау оештырылачак.
Нәтиҗәләр 21 апрель көнне туган тел форумы кысаларында чыгарылачак.