Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа — Президент олимпиада катнашучыларына

2017 елның 21 апреле, җомга

“Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа”, – диде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен котлау тантанасында.

“Татар телен Татарстанда гына түгел, Россия өлкәләре һәм чит илләрдә дә саклаганнары өчен катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш керткән өчен чын күңелдән бик зур рәхмәт”, – диде Татарстан Президенты.

Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай – барлыгы 13 илдән килгән вәкилләр арасында Гран-прины Япониядән Накамура Мидзуки яулады.

Шундый ук бүләккә Саба районы Эзмә авылы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ризәлә Йосыпова да лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International