Татарстанда "Балалар илне сүрәтли" 11 республикакүләм бәйгесе дәвам итә

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Акцияне “Татарстан” ДТРК, Республика мәгариф һәм фән министрлыгы, Бердәм Россия” ТРО БСП, ЮХИДИ эчке эшләр министрлыгының республика буенча идарәсе уздыра. Бәйге темалары – экологияне саклау, Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы, куркынычсыз юллар. Татарстан районнары, шәһәрләрендә меңләгән яшь рәссамнар иҗат бәйгесенә кушылды. Акция узу этаплары турында “Россия 1”, “Россия 24” каналларында сюжетлар чыга. Май бәйрәмнәреннән соң, җиңүчене билгеләү өчен, Казанда экспертлар советы җыелачак. Иң әйбәт эшләр мәктәпкәчә белем бирү форумында тәкъдим ителәчәк. Җиңүчеләрне 12 июнь көнне билгеләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International