“СОК Стань. Одной. Командой” һәм “Достижение года” Республика бәйгеләре җиңүчеләре Россия Федерациясе Дәүләт Думасында булдылар.
Әлеге сәфәрне Республика мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты О. Павлова оештырды.
Дәүләт Думасында балалар В. Жириновский, Н. Поклонская, А. Карелин белән очраштылар. Шулай ук, милли эшләр буенча Комитет рәисе И. Гыйльметдинов катнашында түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар, “Бердәм Россия”, Гадел Россия”, КПРФ, ЛДПР партияләре эшләре белән таныштылар.”Достижение года” бәйгесенең Гран-при иясе, Әлмәт политехника техникумы студенты Айсан Хәбибуллин сүзләренчә, “бәге җиңүчеләрен башкалага сәфәргә алып баруыгыз, безгә мәдәни, патриотик, рухи тәрбия бирә һәм күп яңа әйберләр белән таныштыра, вакытны файдалы уздыруга этәрә”.
Мәскәү мәдәният Департаменты ярдәмендә балалар өчен 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы үзәк музеена экскурсия оештырылды. Мәктәп укучылары һәм студентлар төп сугыш этаплары, илебезнең җиңүләре белән танышты.