Татарстанда татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы үтте

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстанда татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы узды. Анда барлыгы 33 мең 716 тугызынчы сыйныф укучысы катнашты.

«Без тугузынчы сыйныфлар өчен татар теле буенча бердәм республика тестын ел саен уздырабыз. Ул тугызынчы классны тәмамлагач тапшыра торган имтиханга охшаган. Тикшерү материаллары мәктәп программасына нигезләнеп төзелде», – дип сөйләде журналистларга республиканың Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Ул шулай ук быелгы үзгәрешләр хакында да хәбәр итте. Аерым алганда, беренче тапкыр “Сөйләм” бүлеге кертелгән. Анда ике бирем бар, беренчесе сәйләм диалогын белүгә, ә икенчесе монологик сәйләм күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән.

“Безнең мәктәпләрдә аралашу тиешле дәрәҗәдә булуын, балалар телнең төзелешен һәм грамматикасын гына өйрәнеп калмыйча, үз фикерләрен төгәл һәм ачык итеп җиткерә алуын телибез. Бу бик мөһим. Киләсе елга да без бергәләшеп әлеге имтихан формасын 100 процент дәрәҗәсендә колачлап уздырырга ниятлибез”,- дип аңлатты Мөхәммәтов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International