Саранскта сукырлар өчен дзюдо буенча Россия беренчелеге узды. Биредә 19 регионнан 60 якын спортсмен катнашты.
Сукырлар өчен дзюдо япон сугышу сәнгатен начар күрүчеләргә җайлаштыру булып тора. Дзюдода төп аерма - спортсменнар бер берсенең кимоносын тотып ярыша.
Беренчелекнең төп бурычы булып Россия яшьләр җыелма командасына кандидатларны сайлап алу, шулай ук, 9-15 октябрьдә Италиядә узачак Яшьләр Европа Парауенарында катнашу өчен команда формалаштыру тора.
Татарстан Республикасы данын Лаеш районы балалар йортында тәрбияләнүче Арианна Литовченко яклады. Кыз инде беренче генә тапкыр Россия призын алмый. Ул 52 кг авырлык категориясендә бик әйбәт чыгыш ясады һәм Россия турнирының бронзасын отты.