Энгель Фәттахов КНИТУ-КАИны юбилее белән котлады

2017 елның 12 мае, җомга

ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын 85 еллык юбилее белән котлады һәм "Пирамида"да үткән тантанада хөрмәтле кунак булды.

"Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-иктисади үсеш стратегиясе, чыннан да, беренче урынга кеше капиталын куя. Биредә төп рольне мәгариф системасы уйный. Безгә, мәктәпкәчә белем бирү системасыннан башлап, югары уку йортына чаклы система булдырырга кирәк. Ул үсеп килүче буын өчен сыйфат гарантиясе булырга тиеш. Казан авиация университеты белән берлектә инженер фәнен үстерү буенча кайбер проектлар булдырылды, – дип билгеләп үтте ул. – Без КАИ белән тыгыз элемтәдә. Киләчәктә, мин ышанам, мондый проектлар күбрәк булачак, нәтиҗә дә үзен озак көттермәс".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International