Чаллыда Президент спорт уеннары узачак

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Спорт ярышлары 35, 31 мәктәпләрдә 12-14 май көннәрне узачак. Биредә Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Азнакай, Арча, Әлмәт, Алабуга, Зөй районнарыннан, Чаллы, Казан шәһәрләреннән 10 мәгариф оешмасы командалары катнашачак.

Ачылу тантанасы 12 майда сәгать 12.00 35 мәктәптә узачак.

Президент спорт уеннары программасына җиңел атлетика, йөзү, баскетбол, өстәл теннисы, шашка, мини-лапта, тэг-рэгби буенча ярышлар керә.

Ябылу тантанасы исә, 14 май көнне сәгать 12.30 35 мәктәптә узачак.

Җиңүчеләр, 7-28 сентябрьдә, Краснодар краенда узачак Бөтенроссия Президент спорт уеннары ярышларында Татарстан Республикасы данын яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International