Энгель Фәттахов “Ялкын” журналы “Лидерлар мәктәбе” проектында катнашучы балалар белән очрашты

2017 елның 13 мае, шимбә

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Ялкын” журналы яшь редколлегиясе һәм “Лидерлар мәктәбе” проектында катнашучы балалар белән очрашты.

“Ялкын” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин журнал тарихы һәм бүгенге көне турында сөйләде.

Энгель Фәттахов журналга карата үзенең балачак хатирәләре турында сөйләде. “Журналның һәр санын түземсезлек белән көттем. Бер тапкыр минем язмамны да бастырдылар. Бу минем өчен чын вакыйга иде, - ди ул.

Балалар министрга сораулар бирделәр: Кем булырга хыялланган идегез? Исегездә калган мәктәп, студент еллары? Социаль челтәрләргә карашыгыз нинди?

“Инженер булырга хыялланган идем. Укытучылар гаиләсендә үссәм дә, абый кебек инженер буласы килде. Әлеге һөнәрне сайлаганыма үкенмим. Инженер беркачан һәм беркайда да югалып калмаячак”, - ди Энгель Фәттахов.

Укучы Энҗе Әхметҗанованың “Кеше ниндий сыйфатларга ия булырга тиеш?” соравына министр: “Кеше һәрчак кеше булып калырга, биргән сүзендә тырырга, намуслы булырга тиеш. Алдаган, сылтаулар уйлап тапкан кешеләрне яратмыйм. Һәр җитәкченең көчле командасы, таяныр кешеләре булырга тиеш”, - диде.

Ә соңыннан кунаклар өчен министрлык буенча экскурсия үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International