Казанда “Балачак дөньясы” күргәзмәсе һәм “Без бергә” форумы ачылды

2017 елның 19 мае, җомга

“Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексында “Без бергә” Республика балалар хәрәкәте һәм өстәмә белем бирү форумы һәм 10нчы махсуслашкан “Балачак дөньясы” күргәзмәсе ачылды. Ике чара да пионериянең 95 еллыгына багышланган.

“Барыгызны да Пионерия көне белән тәбрик итәм. Без кайчандыр барыбыз да пионерия һәм комсомол системасында тәрбияләнгән кешеләр. Әйбәт мәктәп иде ул. Бүген республика балаларының 85 проценты талантларын үстерү буенча төрле балалар хәрәкәтләрендә катнаша”, дип билгеләп үтте вице-премьер – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тантана ачылышында.

“Без үз илебезнең һәм республиканың патриотларын тәрбияләргә тиешбез. Безнең балалар яхшы белемле, тәрбияле һәм һәр өлкәдә лидерлар булырга тиеш”, - дип җиткерде Э.Фәттахов.

“Мин Татарстанда зур интеллектуаль һәм иҗади потенциал күрәм. Балалар бүген үк үз талантлары белән үз гаиләләрен бөтен республикага һәм илгә таныта”, - дип сөйләде чыгышында Россия Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитет рәисе урынбасары Лариса Тутова.

Спикер сүзләренчә, илдә өстәмә белем бирүгә зур игътибар күрсәтелә. Татарстанда сәләтле балаларга ярдәм итүдә барлык шартлар тудырылган.

“Май аенда “Казан ярминкәсе” чынлап торып балалар дөньясына әверелә” – диде үз чиратында Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International