15-16 май көнне Азнакай районының “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында һәм 2 урта белем бирү мәктәбендә “Ближе к звездам” мини-футбол буенча Бөтенроссия спорт ярышларының зональ этабы узды.
Ярышларда Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорский, Мөслем, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнарыннан 14 команда катнашты.
Ярышлар нәтиҗәсендә 1 урынны – Азнакай районының Чалпы авыл урта белем бирү мәктәбе яулады, 2 урында – Мөслем лицее командасы, ә 3 урынга – Чирмешән лицее лаеклы булды.