Энгель Фәттахов Казанда Россия укучылар хәрәкәтенең Республика бүлеге активистлары белән очрашты

2017 елның 20 мае, шимбә

Бүген КФУның IT-лицеенда Республика мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Энгель Фәттахов Россия укучылар хәрәкәте активистлары белән очрашты.

Бүгенге көнгә республикада әлеге хәрәкәтнең 58 мәйданчыгы, ягъни 11 меңгә якын катнашучысы бар. Әлеге мәктәпләр базасында кураторлар да билгеләнгән.

Бер ел эчендә Татарстан укучылары 150 федераль, 120 республика чараларында катнашкан.

18-20 майда республикада Россия укучылар хәрәкәтенең 3нче җыены уздырылды. Биредә барлык район вәкилләре катнашты. Әлеге җыенның иң мөһим вакыйгаларының берсе – укучыларның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашу.

Энгель Фәттахов сүзләренчә, Россия укучылар хәрәкәтенең региональ бүлегенең алга таба үсеш юлларын барларга кирәк.

“Яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен төгәл идарә итү структурасын булдырырга, төгәл максатлар һәм бурычлар куярга кирәк”, - ди Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International