Бүген Казанда “Без бергә” республика фестиваленең гала-концерты узды. Физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясе сәхнәсендә дипломантлар һәм лауреатлар үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
Бәйге нәтиҗәсендә “Инструменталь ансамбль” (9-12 яшь) номинациясендә Чирмешән район лицееның “Фантазия” ансамбле, 13-15 яшлек балалар арасында Казанның 2нче гимназиясе курай ансамбле җиңү яулады.
“Халык ансамбле” (9-12 яшь) номинациясендә Яңа чишмә районы Чуаш-Чебоксар мәктәбенең “Родничок” коллективы, 13-15 яшь арасында Тукай районы Мәләкәс мәктәбенең “Питрау” коллективы җиңде.
“Халык вокалы” (9-12 яшь) номинациясендә Казанның 100нче мәктәбе укучысы Миләүшә Ногманова гран-при яулады.
“Мода театры” (9-12 яшь) номинациясендә Казанның 140нчы гимназиясе “Танцевальная страна” коллективы ә 13-15 яшьлек балалар арасында Алабуганың 2нче мәктәбе “Жозефина” мода театры җиңде.
“Хореография” (9-12 яшь) номинациясендә Буа районы Р.Сагдеев исемендәге мәктәбенең “Планета детства” коллективы, 13-15 яшьлекләр арасында Әгерҗе районы Таҗи Гиззат исемендәге 3нче мәктәбенең “Росинки” хореография коллективы алдынгылар булды.
“Сәнгатьле уку” (9-12 яшь) номинациясендә Казан инженер үзәге – лицее укучысы Йосыф Шәнгәрәев, ә 13-15 яшь котегориясендә Казан 111нче мәктәбе укучысы Энҗе Әхмәтҗанова җиңү яуладылар.