Бүген Казанда "ТИСБИ" Идарә Университетында "Тәрбиягә бала алучы гаиләләр ассамблеясе" Бөтенроссия конкурсы финалы булды. Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сөйләгәнчә, "Конкурс 4 нче тапкыр уздырыла һәм ул җәмгыятьтә гаиләнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән".
Татарстан республикасының Бала хокукларын яклау буенча вәкиле Гүзәл Удачина: "Татарстанда ятимнәр категориясенә кергән якынча 12 мең бала яши", - дип белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстанда тәрбиягә бала алу өчен, кешеләр чират тора, һәм бу - сөендерә торган күренеш.
Республикада тәрбиягә бала алган һәр гаилә, федераль һәм региональ законнарда каралган дәүләт ярдәме белән тәэмин ителгән.
Конкурсның республика этабы финалына биш гаилә килгән - Чистай районыннан - Вафиннар, Лаеш районыннан - Шакировлар, Яшел Үзән районыннын - Лотфуллиннар, Яр Чаллыдан - Кукловлар, Әгерҗедән - Мөфтахетдиновлар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, Гран-прины Кукловлар гаиләсе алды. Алар биш бала тәрбияли, шуларның икесе тәрбиягә алынган. Нәкъ алар гаиләсе республиканы "Тәрбиягә бала алучы гаиләләр ассамблеясе" Бөтенроссия конкурсында тәкъдим итәчәк. Бәйгенең финалы көз көне уза.
"Без Татарстанны иң яхшысы итеп күрсәтербез һәм Мәскәүдән җиңү белән кайтырбыз дип өметләнәбез", - диде җиңүче гаилә чара ахырында.