“Костер” Республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Яшь техник” профельле сменасы тәмамланды. Бу сменада 8-17 яшьлек 175 бала ял итте. Тантаналы линейкада сменаның иң актив катнашучыларна грамота, ә бәйгеләрдә җиңүчеләргә медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Смена ябылу бәйрәме күккә ракета очыру белән тәмамланды.
Әлеге смена кысаларында белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре төрле мастер-класслар, квест, бәйгеләр оештырдылар.
Профильле программа җитәкчесе – Фесенко Ирина Владимир кызы, Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы “Иҗат үзәге” өстәмә белем бирү учреждениясе директоры. Смена кураторы – Хасанзянов Тимур Рәис улы, “Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге” өстәмә белем бирү учреждениясе методисты.