“Муниципаль мәгариф сәясәтенә заманча карашлар формалаштыру” программасы кысаларында Татарстан мәгариф белән идарә итү җитәкчеләре үз проектларын яклады.
Татарстанда белем бирү программасы 2016 елның 23 ноябреннән старт алды. Әлеге курсларны оештыручылар – ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгариф үсеше институты. Өйрәнүнең төп максаты – ТР мәгариф системасын идарә итү составының сыйфатын, ТР мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең профессиональ компитентлыгы дәрәҗәсен үстерү.
Өйрәнү 3 этапта узды. Соңгы этапта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та булды. Ул билгеләгәнчә, мәгариф идарәсе җитәкчеләренең төп бурычлары - директорлар корпусы белән эш итү. “Иң беренче проблема – мәгариф һәм безнең эш сыйфатын үстерү. Дөрес кадрлар сайлау – команданың 90% уңышы. Һәр мәгариф бүлеге җитәкчеләре турында мәгълүмат булырга тиеш, минем өчен бу бик мөһим,” – диде министр.