Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның укучыларны мәктәпне тәмамлау белән котлавы

2017 елның 23 июне, җомга

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Ихлас күңелдән истәлекле көнегез - мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм! Бүгенге саубуллашу балы сезнең өчен дә, педагоглар һәм әти-әниләрегез өчен дә дулкынландыргыч мизгел булып истә калыр. Гади булмаган мәктәп елларын сез бергә үттегез. Бу вакыт эчендә күп нәрсәгә өйрәндегез: белем алдыгыз, имтиханнар тапшырдыгыз, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив булдыгыз. Иң мөһиме – сез нинди генә кыен вакытларда да кеше булып кала белегез.

Хәзер сез һөнәр сайлау юлында. Татарстанда төрле өлкәдә эшләү мөмкинлеге бар. Мин сезгә уңышлар һәм куелган максатыгызга ныклы адымнар белән баруыгызны, кыенлыклардан курыкмавыгызны һәм үзегезгә ышануыгызны телим.

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры

урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф                                                                                      Э.Н.Фәттахов

һәм фән министры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International