Россиянең иң яшь шәһәрендә – Иннополиста Бөтенроссия робот техникасы буенча олимпиада ачылышы узды. Милли этапта Россиянең 50 регионыннан 600 укучы катнаша, алар белән 300 тренер да килгән. Хакимнәр коллегиясе вәкилләре һәм жюри саны 80 кеше тәшкил итә.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима мондый ярышларга Татарстан балаларын әзерлек эшләре турында сөйләде: “Без ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Иннополис университеты белән бергә 4 ел рәттән робот техникасы буенча олимпиада үткәрәбез. Быел катнашучылар саны 496га җитте. Катнашучылар яшәрде дисәк тә була, финалда 6-9 яшьлек 100 бала көч сынашты. Шуңа күрә, без системалы рәвештә эш итәргә тиеш.”
Аның сүзләренчә, Республикада робот техникасын үстерү буенча 58 база мәйданчыклар бар. Шулай ук, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары нигезендә дә балаларга проектлаштыру, конструктрлаштыру өлкәләрендә кызыксыну уятуны тәэмин итүче легороботлар бар. “Республикада 9 база GuniorSkills мәйданчыклары, Түбәнкамада һәм Яр Чаллыда 2 балалар технопаркы эшли. Бу көннердә Әлмәттә дә тагын бер зур технопарк ачылырга тиеш,” – ди Лариса Сулима.