Энгель Фәттахов: “Мәктәп тәмамлаганда балалар өч телдә ирекле сөйләшергә тиеш”

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Актаныш районында инглиз теле буенча профельле смена ачылды. Әлеге сменага Татарстаннан 150 бала килгән. Смена кысаларында, укучылар инглиз теле, тарих һәм биология буенча олимпиадаларга әзерләнәчәк.

Ачылу тантанасында мәктәп укучылары инглиз телендә җырладылар, сәхнәләштерелгән театрлар күрсәттеләр, төрле халык биюләрен башкардылар. Балаларны сәламләргә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде: “Кызганыч, безнең балаларыбыз инглиз телен тиешле дәрәҗәдә белмиләр. Әлеге проблема республикакүләм генә түгел, Россия күләмендә дә бар. Әлеге мәсьәләне чишү өчен Татарстанда зур эш башкарыла. Күптән түгел зур уңыш блән School Theatre мәктәп театрлары фәстиваль-бәйгесен уздырдык, бернче тапкыр инглиз телендә профельле смена оештырдык. Хәзер педагоглар алдында балаларны инглиз телендә ирекле сөйләшергә өйрәтү бурычы тора.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International