«Балкыш» җәйге лагере ачылды

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Бүген Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты тарафыннан республиканың югары уку йортларында педагогик белем алучы 3-4 курс студентлары (стипендиатлар) өчен оештырылган  «Балкыш» җәйге лагере ачылды. 27 июньнән 30  нчы июньгә кадәр эшләячәк лагерьне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыхезмәткәрләре Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы, Мөбэрэкшинэ Җәүһәр Габделхай кызы, Мәгарифне үстерү институты галимнәре Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Исмәгыйлева Роза Равил кызы, Арча муниципаль районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы,  Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгы Ибраһимов Алмаз Ринат улы катнашты. Кунаклар милли мәгарифне үстерәчәк яшьләргә зур өметләр белән карауларын әйттеләр, ышаныч белдерделәр һәм лагерь эшенең нәтиҗәле булуын теләделәр. Арча педагогия көллияте студентлары әзерләгән концерт номерлары бәйрәмгә күтәренке рух өстәде.Тантана лагерьның гимны булачак  “Татар яшьләре” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International