"Тартария" мәгариф форумы бөтен илдән 14 яшьтән 16 яшькәчә актив яшьләрне җыячак

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында "Тартария" җәйге халыкара мәгариф форумы узачак. 

Форум 30 июль -12 август көннәрендә "Кама” балалар сәламәтләндерү аланы базасында узачак. Катнашу бушлай.

"Тартария" мәгариф форумы— ике атналык җәйге смена. Ул Россиянең барлык төбәкләреннән 14 яшьтән 16 яшькә кадәрле яшьләрне җыячак. Быел форум яңа форматта узачак: анда зур игътибар бай татар тарихын, мәдәниятен һәм аның лингвистика үзенчәлекләрен өйрәнүгә биреләчәк.

Форумда катнашучылар өчен 14 эксперт мәйданчыгы эшләячәк. Анда балалар лидерлык, тайм-менеджмент, команда эше һәм конфликтология буенча белемнәр алачак. Балалар өчен татар һәм инглиз телләреннән курслар оештырылыр, дип көтелә.

Моннан тыш, форумда катнашучыларны интеллектуль-иҗади i-Quiz уены, квест, бию батлы һәм башка чаралар көтә. Смена барышында күренекле артистлар, популяр блогерлар белән очрашулар үткәреләчәк.

Һәр катнашучы сменада үз исеменә сертификат алачак. Иң яхшы проект авторларына ел дәвамында мәгълүмати, оештыру ягыннан һәм финанс ярдәме биреләчәк.

Катнашуга гаризалар 15 июльгә кадәр "Тартария" форумының рәсми сайтында кабул ителә. Сылтама: форумтартария.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International