Түбән Камада Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Түбән Камада Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләре катнашында зур киңәшмә узды. Очрашуда узган уку елына йомгак ясадылар. Шулай ук Россия укучылар хәрәкәте һәм "Яшь армия" эшчәнлеге турында сөйләштеләр.

Мәктәп укучыларының тормышта үз юлларын табуы - әһәмияле темаларның берсе булып тора. Россия укучылар хәрәкәтенең төбәк җиткәчесе Дарья Пронина белдергәнчә, оешма әлеге максат белән  төзелгән дә.

"Яшь армия", үз чиратында, мәктәп укучыларыннан Туган җир сакчыларын үстерү максаты белән оештырылган.

«Түбән Кама муниципаль районында хәзер 780 кеше яшь армиячеләр сафына алынган, 50 яшь отряд төзелгән, җирле штаб белән Сергей Белоногов җиткәчелек итә. Гомумән алганда, Түбән Камада күрсәткечләр яхшы», — дип сөйләде Түбән Камадагы хәлләр торышы хакында запастагы генерал-майор, Татарстанның "Яшь армия" штабы җитәкчесе Александр Бородин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International