“Балкыш” лагерендә балалар ничек ял итә?

2017 елның 30 июне, җомга

Мең төрле кызыклы чаралар белэн Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында республиканың югары уку йортларында педагогик белем алучы 3-4 курс студентлары (стипендиатлар) өчен  оештырылган  «Балкыш» җәйге лагереның икенче көне утеп киткәне сизелми дә калды. Студентлар өченче (29.06.2017) көнне башлар өчен спорт мәйданчыгына җыелды.

Лагерьның икенче көне дә көллият укытучылары һәм студентлары коллективы әзерләгән берсеннән-берсе мавыктыргыч чараларга бай булды: иртәнге аштан соң проект эшчәнлеге серләренә төшенделәр, флешмоб әзерләделәр. Төшке аштан соң мастер-классларда төрле өлкәләрдә күнекмәләр алдылар: роботехника, информацион технологияләр, лидерлык серләренә төшенү, интерактив такта мөмкинлекләре, татар халык җырларын аранжировкалау буенча «Steinberg Cubase» программасында эшләп карау, “Биш минутта өйрәтәм” (кул эшләнмәләрен ясау). Аннан соң бөек шагыйребез Г.Тукайның әдәби музей комплексына  Кырлай авылына сәяхәт. Кичке аштан соң Казансу елгасы буенда квест -уенда көч сынашу булды. Көн традицион  кичке шәмчек белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International