Казанда мәктәп автобусларын йөртүчеләрне өйрәтү программасы старт алды

2017 елның 30 июне, җомга

Казанның “Биектау” автодромында Ford куркынычсы машина йөртү Академиясе тренингларын узу өчен 100дән артык мәктәп автобусларын йөртүче җыелган. Әлеге программа беренче тапкыр гамәлдә. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов балаларның куркынычсызлыгы министрлык тарафыннан тагын ничек тәэмин ителүе турында сөйләде. “Республикада балалар үлемен киметү буенча күп эш башкарыла. Әлеге проект – мәктәп автобуслары йөртүчеләрне контраварияле йөртүгә өйрәтү буенча “Форд Соллерс” компаниясенең хәйрия акциясе. Министрлык тарафыннан исә, мәктәп транспорты мониторингы алып барыла. Һәр автобус “ГЛОНАСС +112” спутник новигациясе системасы белән җихазланылган. Барлык автобус йөртүче дә тиешле квалификация әзерлеген үткән. Барлык автобуслар да контрольдә, хәтта аларның тизлеген күзәтеп торабыз”, - ди Айдар Каюмов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International