Җәй – белем алырга вакыт

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Педагогларның һөнәри белемнәрен яхшырту максатыннан 3 июльдән беренче төркемне “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү буенча профессиональ белем бирү берләшмәләрен булдыру” курсы буенча укыта башладылар. Белем бирү-тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасарлары һәм белем бирү (идарәсе) бүлеге методистлары әлеге курсларны үтергә дип Республиканың 25 районыннан килгән. Дәресләр Казанның Яңа Савин районы 146нчы мәктәбендә 3 көн дәвамында үзачак.

Әлеге курс Республиканың 3 региональ зонасында үткәрелә: Казан, Алабуга, Әлмәт. 19 июльгә кадәр 400 педагогны укыту планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International