5-22 июль көннәрне “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында сәләтле балалар өчен профельле смена уза. Сменада Республика районнарыннан 165 бала катнаша. Алар биредә олимпиадаларга әзерләнә, белемнәрен арттыра, яңа дуслар белән аралаша.
“Дуслык”та уздырылган 3нче профельле смена кысаларында инклюзив белем бирү концепциясе эшләп килә. Әлеге концепция мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен аралашу мөмкинлекләрен киңәйтә.