Казан татар телендә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөдирләре йомгаклау аттестациясен узды

2017 елның 7 июле, җомга

Казан татар телендә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең 78 мөдире бер атна дәвамында махсус курслар узды. Дәресләрне КФУ, Яр Чаллы педагогика көллияте, Казан педагогика көллияте, мәгариф үстерү институты галимнәре татар телендә укыды. Бүген исә, йомгаклау аттестациясе кысаларында мөдирләр үзләренең проектларын яклады. Әлеге проектлар, балалар бакчасында укыту, тәрбия бирү эшләре ничек оештырылу турында.

Бүгенге аттестацияне 4 комиссия кабул итте. Алга таба, уку елы башлангач, декабрь аена кадәр Казан татар телендә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә элеге проектлар гамәлдә булачак. Ә дәкабрьдә исә, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан нәтиҗәләр чыгарылачак.

Балалар бакчалары мөдирләрен ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов сәламлады: “Милли мәгариф системасы үзенең традицияләренә бай. 90нчы елларда, милли мәгариф яңалык булган. Ул вакытта төркемнәр дә ачылган, балалар бакчалары да. Милли рух күтәренке иде. Ләкин 2000нче елларда мәгариф системасына билгеле бер үзгәрешләр керә башлады. Ләкин минемчә, бүгенге көндә әлеге үзгәрешләр адаптацияләнде һәм сылтау була алмый. Әгәр эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырга теләсәгез һәм үзегезнең статусыгызны, тел статусыгызны үтәргә теләгегез булса, сез аны башкарырсыз. Сезнең эшегез турыдан туры балалар язмышы белән бәйле. Мин сезгә уңышлар телим.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International