Казан мәктәбе укучылары вертолет заводында экскурсиядә булды. Кунакларга завод тарихы, очкычларны ничек булдырулары турында сөйләделәр, җитештурү цехларын күрсәттеләр.
Завод тарихы 1940 елның 4 сентябреннән башлана. Нәкъ бу көнне № 387 авиация заводы барлыкка килгән. Соңыннан әлеге завод Казанга эвакуацияләнә һәм №169 детальләр җитештерүче завод белән берләшә. 1940нче елны заводның тормышы авиация белән бәйле булу сәбәпле, Казан вертолет заводы тарихы нәкъ менә шушы датадан башлана. Сугыш елларында биредә самолетлар, ә соңрак илнең беренче комбайны җитештерелгән. 1951 елдан заводта беренче “Ми” гаиләсе вертолетлары җитештерелә башлаган.