Бүген ТР мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды. Биредә дәүләт аттестациясенә нәтиҗәләр ясалды. Аны традицион рәвештә премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов уздырды.
Доклад белән мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, быел бердәм дәүләт имтиханын 15 меңнән артык укучы тапшырган, ә төп дәүләт имтиханнарын – 35 меңнән артык бала. Укучылар алдагы елларда кебек үк БДИда җәмгыять белеме, физика, биология, химия фәннәрен күбрәк сайлый. Министр урынбасары сүзләренчә, барлык укучылар да рус теленән минималь балл дәрәҗәсен узган, ә матиматека (профель) фәненнән минималь балл җыя алмаганнар саны 0,07% тәшкил итә. Моннан тыш, Илдар Мөхәммәтов югары балл җыючылар турында да сөйләде. Иң күп югары балл җыючы укучылар Саба, Яшел Үзән районнарыннан, Яр Чалла һәм Бөгелмә шәһәреннән. “Әлеге югары нәтиҗәләр – муниципалитетларның идарә итүчеләре, укытучыларе эшенең билгесе,” – диде Илдар Мөхәмәтов.