Марина Ракова Түбән Кама “Кванториумында”: “Бик матур мәйданчык, команданың планнары бик кызыклы, үсеш юнәлеше бар”

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Республикага эшлекле сәфәр кысаларында мәгариф үсешен тәэмин итүче яңа формалар Фонды генераль директоры Марина Ракова Түбән Камада булды. Моңарчы ул Әлмәттә яңа технопарк ачылышында катнашты. Бүген Россиядә 25 шундый технопарк бар, ел ахырына Россиянең 36 регионында 45-47 балалар технопаркын ачырга планлаштырыла.

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Марина Ракова Түбән Кама мәйданчыгы белән дә танышты. Мәскәү делегациясен ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов, балалар технополисы директоры Рәмис Хайдаров, Нефтехимия инжиниринг үзәге директоры Илгиз Гафиятов каршы алды. Алар кунакка “Кванториум” буенча экскурсия күрсәтте, башкарылган әзерлек эшләре, балалар технопаркы, гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр һәм алга таба планнар белән бүлештеләр. Марина Ракова башкарылган эшләрне югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International