Казан Сабантуенда ТР Президентына WorldSkills Kazan 2019 талисманнарын тәкъдим иттеләр. Алар – Алмаз һәм Алтын исемле кыз һәм малай образы.
Эшчеләр һөнәре чемпионатын оештыручылар сүзләренчә, әлеге талисманнар яшь белгечләр образы, WorldSkills чемпионатында катнашучылар образы булырак эшләнгән.
Талисманнар уйлап табу бәйгесендә Самарадан Максим Овчинников җиңү яулаган, ул, 100 мең сум күләмендәге приз иясе булды.
Талисманнарның үз лигендасы да бар. Алар фән, техника һәм сәнәгать өлкәсендә өлгер, һәм бергәләп яңа компитенцияләрдә үзләрен сынарга яраталар.