Казан мәктәбе укучысы химия буенча халыкара олимпиадада “алтын”га ия булды

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Казанның 131 лицее укучысы Руслан Котляров химия буенча 49нчы халыкара олимпиадасында “алтын”га ия булды.

Олимпиада Накхон Патхом (Таиланд) шәһәрендә 6-14 июль көннәрне узды. Ярышларда 76 ил вәкилләре катнашты.

Россия укучылар җыелма командасы 2 алтын, 2 көмеш медальгә лаек булды, ә җир шарының иң алдынгы химигы булып – Александр Жигалин, Мәскәү Пирогов мәктәбе укучысы, игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International