Тататрстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында министр Энгель Фәттахов JuniorSkills илкүләм чемпионатында катнашучылар белән очрашты. Очрашу кысаларында бүләкләү тантанасы булды.
Исегезгә төшерәбез, III Илкүләм JuniorSkills чемпионаты 15-19 май көннәрендә Краснодарда үткәрелгән V Илкүләм “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) чемпионаты финалы кысаларында уздырылды.
Ярышлар 19 юнәлеш буенча оештырылды. Чемпионатта Россиянең 36 төбәгеннән - 148 команда һәм аларның 197 остазы, экспертлар, шулай ук Белоруссия, Швейцария, Нидерландтан юниорлар катнашты.
Мәктәп укучылары яшь буенча ике – 10-13 һәм 14-17 яшьлекләр төркемнәрендә көч сынашты. Татарстан данын 14 командада 29 укучы яклады.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча Татарстан, 13 юнәлештә призлы урыннарга ия булып, бер командага бүлеп исәпләгән баллар буенча – 1 нче урынны, гомуми зачетта 2 нче урынны алды.