“Гвардеец-1” һәм “Гвардеец-2” лагерьларында икенче смена барышында Республиканың 10-11 сыйныф укучылары спорт һәм хәрби әзерлек узды. Бирегә күп бкалалалы гаиләләрдән, хәрби-патриотик оешмаларында актив шөгельләнүче, кадетлар корпусында тәрбияләнүче балалар җыелды.
Чара “Армия генералы А.В.Хрулев исемендәге матди-техник тәэмин итүче хәрби академия” учреждениясендә узды.
Балаларны сәламларга дип РФ Президенты Идел буе округы буенча вакәләтле вәкиле Михаил Бабич та килгән иде. “Бүген без лагерьның икенче сменасын тәмамлыйбыз. Балаларга заманча Россия армиясе турында, аның көнкүреше, билгеле мәсьәләләрне чишергә әзерлеге турында җиткерү – безнең максатыбыз булып тора. Әлеге эшебездә РФ оборона Министрлыгы зур ярдәм күрсәтә. Армия генералы, Россия Герое Сергей Шойгуга олы рәхмәтләр җиткерәм. Бик эчтәлекле программа булды. Бәлки әлеге тәҗрибә биредә булганнарның күбесе өчен, тормыш юлын һәм һөнәрен сайлаганда зур өтәргеч булыр”, - диде Михаил Бабич.