Якутскта математика, физика, химия һәм информатика буенча XXIV Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасы узды. Мәктәп укучыларның һәм яшьләрнең интеллеетуаль потенциалын үстерү, фундаменталь фәннәргә карата кызыксынуларын арттыру, халыкара хезмәттәшлек формаларын арттыру – олимпиаданың максатлары булып тора.
Татарстан командасында 8 укучы катнашты, аларның 5се җиңүче һәм призерлар булды:
Роберт Мөстәкыймов (МАБУ «№131 лицей », Казан шәһәре) – химиядән абсолют җиңүче;
Алена Егорова (МАБУ «№131 лицей », Казан шәһәре) – химиядән 1 урын;
Роман Алешин (ГБМИ «IT-лицей» ЮБ ФДАБУ «КФУ», Казан шәһәре) – химиядән 1 урын;
Александр Качмаржик (МАБУ « №131 лицей », Казан шәһәре) – химиядән 3 урын;
Аркадий Андреев (МАБУ « №131 Лицей », Казан шәһәре) – математикадан 2 урын.