ТР ведомствоара комиссиясе Кырым Республикасында җәйге ял оештыру сыйфатын карады

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

30 июль көнне Республика җәйге ял оештыру ведомствоара комиссиясе (Сулима Л.О., Шакирова Г.Р., Сабурская С.Х.) Кырым Республикасында Казакевич исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерен карады. Алар балаларның көнкүреш шартлары, ашау урыннары, мәдәният һәм спорт мәйданчыклары, лагерь территориясендә һәм су янында балалар иминлеген тәэмин итү шартлары белән танышты, Татарстан педагоглары, балалары белән аралашты. Хәзерге вакытта, биредә “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашушы балалар ял итә, ә 9-26 августта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мирас. Кадетское братство” сменасы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International