29 июль көнне Севастопольдә Россия Хәрби Дингез Флоты көне уңаеннан “Созвездие-Йолдызлык” фестивале лауреатлары зур концерт куйды.
Герой-шәһәрнең Нахимов исемендәге мәйданында Татарстанның 17 муниципалитетыннан 200дән артык бала чыгыш ясады.
Бәйрәм концертын оештыру инициативасы белән Губернатор урынбасары – Севастополь Хөкүмәте рәисе Илья Пономарев ТР премьер-министр урынбасары Васыйл Шайхразиев белән очрашу вакытында чыкты.
“Концертка без рәхәтләнеп әзерләндек. Герой шәһәренең төп мәйданчыгында чыгыш ясау – безнең өчен бик зур дәрәҗә”, - диде фестивальнең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.