"Тартария" төбәкара мәгариф форумы башланды. Кичә балалар «Тартария» җирлегенә килеп урнаштылар. Иҗади,креатив һәм талантлы 14-16 яшьлек балалар илебезнең төрле төбәкләреннән (Кыргызстан, Польша,Әстерхан,Мәскәү,Түбән Новгород,Оренбург өлкәсе,Пермь өлкәсе, Башкортстан республикасы,Коми республикасы,Марий Эл, Самара,Санкт- Петербург, Ульяновск өлкәсе), шулай ук Татарстан республикасы районнарыннан проектлаштыру сәләтен үзләштерергә килделәр. Нәтиҗәле эш көннәреннән соң балалар үзләренең барлык идеяләрен дә тормышка ашыра алачаклар. Кичә егетләр һәм кызлар өчен тренинглар үткәрелде, бүген проектлар буенча эшләр башланып китте. Бүген «Тартария» яшьләре Эстониядән килгән эксперт, Estyes оешмасының директоры, Альянс Европа оешмаларының экс-директоры Александр Курушев белән очраштылар. Ул балалар белән тәҗрибә уртаклашты, проектны чынга аштыру, модернизацияләү серләренә төшендерде. Теоретик өлештән соң, форумның катнашучылары командаларга бүленеп проектлар буенча фикер алыштылар,үзләренең идеяләре белән бүлештеләр.
Бүген «Тартария» җирлегендә иң күңелле минутлар үтте — ачылыш тантанасы. «Тартария» төбәкара мәгариф форумы әләме күтәрелде.