Алабугада VIII Халыкара мәктәп укытучылары фестивале ачылачак

2017 елның 1 августы, сишәмбе

7-9 августта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә КФУ Алабуга институты педагоглар форумын уздырачак. Халыкара мәктәп укытучылары форумы ел саен уздырыла. Әлеге фестиваль КФУның танылган фәнни бренды, РФ интеллектуаль милке буларак Федераль хезмәте тарафыннан теркәлгән.

Сигезенче фестивальнең темасы – “Яңа буын федераль стандартлары – яңартылган белем бирү методикасы”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International