Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясендә катнашты.
Чара Нурлат муниципаль районында Советлар Союзы Герое М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп үтик, Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә.
«Татарстанда бик күркәм традиция бар – без балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов гимназия укытучылары һәм укучыларына. – Һәр гаилә мөмкин булган кадәр ярдәм итә ала. Әлбәттә, төрле гаиләдә тормыш дәрәҗәсе төрлечә, әмма бөтен балалар да мәктәпкә яхшы әзерләнгән булырга тиеш. Шуңа да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе бик кирәкле һәм аңа балалар мохтаҗ. Бу акциядә катнашкан һәркайсыгызга рәхмәт».
Татарстан Президенты белдергәнчә, быел республикада 47 меңнән артык бала беренче сыйныфка бара. Ул ассызыклаганча, 9 меңнән артык бала ярдәмгә мохтаҗ. Моңа күп балалы гаиләләр дә, инвалид балалы гаиләләр дә, башка категория гражданнар да керә.
«Беренче сыйныф балаларыннан кала, тагын 10 меңгә якын укучы 2-11 сыйныфларга бара һәм алар да ярдәм көтә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе һәр шәһәрдә, һәр торак пунктта уза һәм ул бик кирәкле».
«Без, гомумән, мәгариф системасына җитди игътибар бирәбез, - диде Татарстан Президенты. – Белем бирү системасын реформалау эше бара, балалар бакчалары һәм мәктәпләрне капиталь ремонтау алып барыла, мәгариф учреждениеләре иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Республикада ресурс үзәкләрен төзүне дә дәвам итәбез – шуларның берсе Нурлатта. Төп байлыгыбыз – кешеләр, без балаларга, үсеп килүче буынга бирә торган белем, һөнәрләр киләчәктә безнең төп байлыгыбыз булачак».
Татарстан Президенты барысын да якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады.
Искәртеп узыйк, Нурлат муниципальном районында Рөстәм Миңнеханов Нурлат аграр техникумын (ресурс үзәге) карады. Биредә капиталь ремонт башкарылган. Техникумда автомеханик, пешекче, кондитер, җәмәгать туклауы продукциясе технологы, авыл хуҗалыгы механигы һәм башка һөнәрләргә әзерлиләр. Барлыгы биредә 420 кеше белем ала, ике коррекцияле төркем бар.