21-27 август көннәрне “Патриот” Республика үзәгендә “Юнармия” Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтенең региональ бүлеге активистлары өчен “Яшь Ватанны саклаучылар” җәйге җыен уза.
Биредә ел дәвамында “Юнармия” хәрәкәтендә актив катнашкан 6-8 сыйныф укучылары җыелды.
Җыен программасы кысаларында балалар Танк училищесы полигонында шөгельләнәчәкләр, мактаулы каравылны алып бару күнекмәләренә өйрәнәчәкләр. Шулай ук, катнашучылар хәрби-патриотик юнәлешендәге квестта, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча викторинада, спорт сәламәтләндерү, иҗади һәм интеллектуаль-танып-белү чараларында катнашачаклар.