Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

2017 елның 26 августы, шимбә

26 августта Арчада  “Район мәгариф системасының уку-укыту, тәрбия һәм этномәдәни мөмкинлекләре” дигән темага  мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Энгель Фәттахов белән Илшат Нуриев киңәшмә башланганчы Арча шәһәрендә яңа төзелә торган мәктәптә, Ташкичү мәктәбендә булдылар.

Шәһәрнең үзәк мәйданында мәктәпләр ярминкәсен, күргәзмәне карадылар.

Киңәшмәдә педагоглар белем сыйфаты, мәктәпләрдә татар телен тирәнтен өйрәнү, шулай ук яшь белгечләрнең авыл җирлегенә эшкә кайту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International