Кырым сәламәтләндерү лагере базасында сменалар тәмамланды

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Кырымда А.Казакевич ис. балалар сәламәтләндерү лагере базасында "Мирас", "КаДетское братство", "Юные спортсмены" профильле сменалар тәмамланды. Ябылу тантанасы кысаларында Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы фестиваленең лагерь этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Дипломнарны җиңел атлетика буенча спорт мастеры Ирина Вострикова тапшырды. Традиция буенча ябылу тантанасында "Мирас" йолдызлары фестивале узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International