Казанда "Яшь Ватанны саклаучылар" беренче республик сменасы узды

2017 елның 29 августы, сишәмбе

21-27 август көннәрне “Патриот” Республика үзәгендә “Юнармия” Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтенең региональ бүлеге активистлары өчен “Яшь Ватанны саклаучылар” җәйге җыены узды.

Биредә ел дәвамында “Юнармия” хәрәкәтендә актив катнашкан 6-8 сыйныф укучылары җыелды.

Җыен программасы кысаларында балалар Танк училищесы полигонында шөгельләнделәр, мактаулы каравылны алып бару күнекмәләренә өйрәнделәр. Шулай ук, катнашучылар хәрби-патриотик юнәлешендәге квестта, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча викторинада, спорт сәламәтләндерү, иҗади һәм интеллектуаль-танып-белү чараларында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International