Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Республика көне белән чын күңелдән котлыйм.
Әлеге бәйрәм республиканың күп милләтле халкы бердәмлеген, һәр кешенең туган якка эчкерсез мәхәббәтен, Татарстанның тарихи бердәмлеге һәм зур потенциалын тасфирлый.
Киләчәктә дә Татарстан бердәмлек атмосферасында, икътисад һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өлкәсендә актив үсүенә һәм иң яхшы традицияләрне саклавына ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов