Г.Р. Державин исемендәге Сокура мәктәбе укучысы Сәрвәр Рөстәмов «Фәндә беренче адымнар» XXVI Бөтенроссия балалар иҗат эшләре конкурсында уңышлы чыгыш ясады.
"Россия электрон мәктәбе" платформасында "Россиянең илкүләм проектлары" дәресе барлыкка килде, ул илкүләм максатларга һәм илкүләм проектларга багышланган.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең “Гаилә һәм мәктәп” журналы белән берлектә оештыра торган “Туган тел” олимпиадасының җиңүчеләрен бүләкләү булып узды. Бу турыда институтның яңалыклар тасмасында хәбәр ителә.
Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән «Кулга-кул тотыныйк, дуслар!» XIII сәнгать фестивале гала-концерты узды. Ноябрьдә узган сайлап алу турларында 600 кеше катнашты. Финал узды һәм 21-нче, 22-нче декабрьдә Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында 200 конкурсант чыгыш ясады. Видеода яздырылган концертны барлык теләүчеләр дә күрә алачак.
2021 елдан 2024 елга кадәр 1 миллион 200 мең урынлык 1 910 заманча мәктәп төзеләчәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан килгән Яңа ел котлауларын һәм татлы бүләкләрен олимпиадаларда катнашучылар, төрле конкурслар, чаралар һәм ярышлар активистлары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр алды.
«Адымнар» күптелле белем бирү комплексы татар телен өйрәнергә теләгән ата-аналар өчен «Татар теле. Интенсив» курслары оештыра. Бу турыда мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов журналистлар белән очрашуда әйтте.
Киләсе 2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин кичә шул хактагы боерыкны имзалады. Бу турыда Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2021 елда Яр Чаллыда өч яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков хәбәр итте.
25 декабрьдә Казанның «Салават Күпере» торак комплексында төзелгән яңа мәктәп Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмә алды.